+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 сентябрь 2023, 10:24

Вулкан карарга менгән булганнар...

Курил утрауларындагы вулканга менгәннән соң югалган ике Уфа туристын эзләү тәмамланды. Хәзерге вакытка нәрсә билгеле?

Вулкан карарга менгән булганнар...
Вулкан карарга менгән булганнар...

"Mash" хәбәр итүенчә, Курил утрауларында Барановский вулканына менгәннән соң Уфадан ике турист югалган: 47 яшьлек Алексей һәм 37 яшьлек Евгения.

Ачыкланганча, ир-егет һәм хатын-кыз урындагы кешене аларны тау башына - Итуруп утравындагы Ак кыя районына озатып куярга яллаганнар. Сәяхәтчеләрнең үзләре белән сигнал уты һәм азык-төлек запасы гына булган. Проводник үз бурычын үтәгән һәм, туристларны калдырып, кирегә юлланган. Дүрт көннән соң гына Евгения аңа шалтырата алган, ләкин элемтә начар булу сәбәпле, юньләп сөйләшә алмаганнар.

Соңрак уфалылар үзләре элемтәгә чыккан һәм исән-имин, сау-сәламәт кайтып җиткәннәр. Аларга ярдәм кирәк булмаган.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: