

Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген Нефтекама шәһәренең Тракт урамында 56 яшьлек хатын-кыз, "ПАЗ" маршрут автобусы белән идарә итеп, урындагы автовокзалның тукталыш платформасына килеп керә. Авария нәтиҗәсендә 5 кеше, шул исәптән 2 бала җәрәхәтләнгән.
Хәзер вакыйга урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт вакыйгасының хәл-шартлары ачыклана.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте