+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 сентябрь 2023, 14:08

Башкортстан нефтьчесе Пермь краенда батучы кызны һәм аның әтисен коткарган

Башкортстан нефтьчесе Пермь краенда суда батучы кызны һәм аның әтисен коткарган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстан нефтьчесе Пермь краенда батучы кызны һәм аның әтисен коткарганБашкортстан нефтьчесе Пермь краенда батучы кызны һәм аның әтисен коткарган
Башкортстан нефтьчесе Пермь краенда батучы кызны һәм аның әтисен коткарган

Якташыбыз Пермь краенда 11 яшьлек кызны һәм аның әтисен коткарган. Тәтешле районыннан Евгений Зәйдуллин гаиләсе белән бергә Чайковский шәһәренә абыйсына кунакка килгән. Ул туганнары белән бергә Воткин сусаклагычына чыккан. Өйгә кайтырга җыенганда Евгений суда батучы баланы һәм аңа ярдәмгә ташланган ир-егетне күреп калган.

Коткаручы "Башнефть-Добыча" компаниясендә эшләүче һәм беренче ярдәм күрсәтү һәм бәлагә таручыларны коткару буенча корпоратив укыту узган. Бу белемнәр аңа бик кирәк булган.

- Шул ук секундта суда үз-үзебезне тотышыбыз турында инструкция искә төште. Анда батып үлүчегә сезгә ябышырга рөхсәт итмәү турында әйтелгән иде. Суга батучыларны сөлге яки кием элементлары ярдәмендә коткарырга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, хәзер сезгә сөйләгәннәремнең барысы да бер мизгел эчендә искә төште! Бер секундтан соң кулыма сөлге тотып, ярдәмгә килгән ир-егет артыннан суга йөзеп кереп киттем, - дип искә ала Евгений Зәйдуллин.

Евгений уйлаганча, кызның әтисе, аның аркасыннан түгел, ә аның астына чумган һәм баланы судан этеп чыгара башлаган. Курыккан кыз әтисенең муенына тотынган да аның һава сулыш юлын кыскан. Стрестанмы, ир-егет үзе дә бата башлаган.

Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте белдерүенчә, Евгений Зәйдуллин бу вакыйгага кадәр берничә көн элек лаеклы ялга киткән булган. Эштә алган белемнәренең аңа файдалсы тигән.

Фото: Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас