+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 сентябрь 2023, 14:00

Юлда янә үлем...

Коточкыч авария Уфада булган.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Бүген, 3 сентябрьдә, төнге сәгать икедә Уфада үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗиганең беренче нечкәлекләре турында ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итте.

Беренчел версия буенча, "Daewoo Nexia" машинасының 21 яшьлек водителе Революцион урам буенча барган булган. Бервакыт водитель машина белән идарә итүне башкара алмаган һәм торак йортка килеп бәрелгән.

24 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән дәваханәнең кабул итү бүлегендә үлгән. Авыр җәрәхәтләр алган водитель табиблар күзәтүе астында.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас