+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 сентябрь 2023, 16:40

14 яшьлек үсмер фаҗигале һәлак булган

Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 яшьлек үсмер фаҗигале һәлак булган14 яшьлек үсмер фаҗигале һәлак булган
14 яшьлек үсмер фаҗигале һәлак булган

Башкортстанның Кырмыскалы районында ата-анасының машинасы руле артында Яңа Кыешкы авылыннан 14 яшьлек кеше һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте кичке алты сәгать тирәсендә авылдан ерак түгел булган. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, үсмер «ВАЗ-2110» машинасын рөхсәтсез алган һәм яшьтәш дусты белән юлга чыккан. Яшь водитель идарәне югалткан һәм юл читенә чыгып очкан: шофер алган җәрәхәтләрдән вафат булган, дустына табиблар ярдәме кирәк булган.

Һәлакәт урынында юл полициясе һәм прокуратура эшли.

Фото: Башкортстанның Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте

14 яшьлек үсмер фаҗигале һәлак булган
14 яшьлек үсмер фаҗигале һәлак булган
Автор:Денис Таваев
Читайте нас