+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Сентября 2023, 09:00

Уфада утлар якты яна

Уфада энергия сервисы контракты буенча урамнарны яктырту яңартыла.

Уфада утлар якты янаУфада утлар якты яна
Уфада утлар якты яна
Уфа тарихында беренче тапкыр 44 меңнән артык яктырткычны алыштырачаклар, бу урам яктырткычларының энергия нәтиҗәлелеген арттырачак. Муниципалитет масштаблы проектны инвестор белән энергосервис контракты буенча гамәлгә ашыра. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә узган Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев сөйләде.

- 2022 елда беренче этап итеп без Дим бистәсендә сынап карау проектын эшләтеп җибәрдек. Районда барлык яктырткычларның эшен анализладык һәм яктырту дәрәҗәсен күтәрүгә мохтаҗ булган урыннарны ачыкладык. Нәтиҗәдә Димдә без 3,5 меңнән артык яктырткычны алыштырдык, 70 процент экономиягә ирештек. Сынау проекты нәтиҗәләре буенча, без шундый ук чараларны бөтен шәһәр кысаларында җәелдерергә кирәклеген аңладык, - дип билгеләде Уфа мэры.

Энергосервис контракты февральдә инвестор - "Башинформэлемтә" җәмгыяте белән төзелгән. Монтаж башланганчы, элек куелган яктырткычларны тикшерү һәм булачак яктырту параметрларын билгеләү өчен яктылык исәпләүләре буенча җентекле эш алып барылган. Ачыкланганча, шәһәрдә яктырткычларның күп өлеше 15-30 елга кадәр эксплуатацияләү срогына ия.

- Бүген эш - актив фазада. Хәзерге вакытта 14 меңнән артык данә алыштырылды, бу 31 процент тәшкил итә, - дип хәбәр итте Ратмир Мәүлиев. - Безнең шәһәрнең төп артерияләрендә - С. Юлаев проспектында һәм Октябрь проспектында тулысынча алыштырылды. Уфаның Сипайлово, Инорс, Затон, Черниковка һәм Нижегородка бистәләрендә яшәүчеләр заманча яктырткычларның уңайлылыгын бәяли ала.

Фото: ufacity.info

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас