

Белорет районында коткаручылар Ялангас тавында югалган туристны эзлиләр. Урыс географик җәмгыяте оештырган марафонда катнашучы буларак, ул тауга менгән һәм билгеләнгән вакытка өенә кайтмаган.
Аның хатыны ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ның Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, озак эзләнүләрдән соң аның машинасы "Малиновая" базасында табылган.
Караңгы төшү белән эзәнүләр туктатылды һәм иртәгә "КА-32" янгын сүндерү-коткару вертолёты һәм волонтёрлар җәлеп итеп яңадан башланачак.
Фото: bashinform.ru