

Биредә Экология, Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары, "Роспотребнадзор" вәкилләре очрашты. Нәкъ менә монда 16-22 сентябрьдә узачак чемпионатта катнашучылар яшәячәк һәм ярышачак. Моннан тыш, алар Башкортстанның Архангель, Гафури һәм Ишембай районнарының истәлекле урыннары белән танышачак.
Оештыру комитеты вәкилләре комплекс территориясен, төп ярышларны уздыру урыннарын карады, шулай ук чараны оештыру, катнашучыларны кабул итү, яшәү, туклану, санитария таләпләрен үтәү һәм медицина ярдәме мәсьәләләре буенча фикер алышты.
- Без илнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән яңа төбәкләреннән һәм күрше илләрдән, кунаклар кабул итәбез. Һәм чемпионатны һәр катнашучы Башкортстанга тагын килергә теләрлек итеп оештырырга һәм үткәрергә кирәк, - Башкортстан вице-премьеры, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов.