

Фаҗигага тарыган 56 яшьлек ирне кош фабрикасы территориясенә кертмәскә тиеш булганнар, әмма ул башкаларның документлары буенча үткән. "Башкортстан кошчылык фабрикасы" предприятиесе механизмнарын ремонтлау, тавыкларны ашату һәм башка вак эш белән шөгыльләнү өчен "Спецмастер" фирмасы белән контракт төзегән. Ә эшче, "Спецмастер"га яңа гына эшкә урнашу сәбәпле, пропусксыз булган, аның өчен кошчылык фабрикасына керү әле килешенмәгән була.
Үзенең беренче эш көнендә һәлак булган ир-егет слесарь-оператор белән бергә йомырка җыю транспортерын ремонтлаган. Алар механизмны сүтеп, яңа элементны урнаштырырга теләгәннәр. Эшчеләрнең берсе яңа җиһазлар алырга киткән. Ә кире килгәч, хезмәттәшенең механизм эченә тартылганын күргән. Ирне механизмнан төшерүләренә карамастан - ул вафат булган. Ачыкланганча, йомырканы сортларга аеру операторы аппаратны сүндерү үтенечен исәпкә алмый, аны автомат режимына күчергән. Шул сәбәпле фаҗига булган.
Фото: bashinform.ru