

Кич белән Уфаның "Зеленая роща" төбәгендә өлкән яшьтәге ир чокырга егып төшкән һәм аннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган. Әлеге вакыйга турында Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Һәлакәт Аврора урамында булган. Зыян күрүчегә Башкортстанның эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ярдәмгә килгән. Алар пенсионерны 3 метр тирәнлектәге һәм 4 метр киңлектәге чокырдан чыгарган.
Биредә ремонт эшләре алып барыла, ә чокыр үзе койма белән уратып алынган. Коткаручылар зыян күрүчене ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. 65 яшьлек бабай кунактан өйгә кайтканда адашуы турында сөйләгән. Чокырга ничек егылып төшүен пенсионер аңлата алмаган.
Фото: Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте.