30 июльдә Уфада 37 яшьлек ир-егет юлда икенче машина йөртүче белән сүзгә килгән. Соңрак ул үзен рәнҗетүчене табып, аның машинасын яндырган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары вакыйганың мөмкин булган шаһитларыннан сораштырганнар, видеокүзәтү камераларын караганнар. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә җинаять кылучыны ачыклаганнар һәм тоткарлаганнар. Ул 37 яшьлек ир-егет булып чыга.
Җинаятьче үз гаебен таныган һәм кылынган җинаятьне тәфсилләп сөйләгән.
- Күрше урамга машинада килеп, багажниктан велосипедымны алдым да, кирәкле ихатага шуңа утырып барып җиттем. Анда бензинны машинага сибеп, ут төрттем. Мин тулысынча яндырырга теләмәдем, бераз кыздырырга гына уйлаган идем, - диде ул.
Янгынны махсус хезмәтләр килгәнче сүндерәләр. Автомобильгә китерелгән зыян 600 мең сумга бәяләнгән.
Фото/видео: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте