+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 сентябрь 2023, 14:41

Уфада марафонда спортчы һәлак булган

Тугызынчы Халыкара марафонда спортчы үлгән... Фаҗига турында UTV каналы хәбәр итә.

Уфада марафонда спортчы һәлак булганУфада марафонда спортчы һәлак булган
Уфада марафонда спортчы һәлак булган

3 сентябрьдә Уфада тугызынчы Халыкара марафон узды. Анда 7 меңнән артык профессиональ спортчы катнашты. Бер дистанциядә фаҗига була. Йөгерүчеләрнең берсе һәлак була.

Чара үзенә йөгерү, скандинавча йөрү һәм роллер спортын яратучы катнашучыларын җәлеп итте. Дистанцияләрнең берсе фаҗига белән тәмамланган - йөгерүчеләрнең берсе һәлак булган.

Бу хакта UTV хәбәр итә. Мәгълүмат буенча, марафонда катнашучыларның берсе йөгерү вакытында үзен начар хис итә башлаган, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган. Мәгълүматны марафонны оештыручылар да раслады.

Исегезгә төшерәбез, 12 августта Башкортстанның Белорет районында "Malidak" марафонында да бәхетсез очрак теркәлде - анда 19 яшьлек Виктория вафат булды.

Фото: UTV

Автор:Денис Таваев
Читайте нас