

Уфаның Инорс бистәсендәге Ферин урамында хатын-кыз йортның 6нчы катындагы тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган.
Аңа 35 яшь булган. Хәзер фаҗиганең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана, урында полиция һәм криминалистлар эшли. Шул исәптән дөньядан үз теләге белән китү версиясе дә карала. Мәрхүмә берүзе яшәгән һәм фаҗига вакытында бүлмә эчтән бикләнгән булган.
- Русия Тикшерү комитетының Калинин районы буенча бүлеге хатын-кызның үлем сәбәбен ачыклый, - дип шәрехләделәр ведомствода.
Өстәмә мәгълүмат көтәбез, вакыйгалар үсешен күзәтәчәкбез.
Фото: Моя Уфа телеграмм-каналыннан, t.me/myufa_rb