Уфада кичә көндез «Лада Гранта» машинасының 37 яшьлек водителе борылышта машина белән идарә итә алмаган һәм ике җәяүлене бәрдергән.
Авария нәтиҗәсендә 51 яшьлек ир һәм 48 яшьлек хатын төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылганнар.
Тикшерү үткәргәндә машина водителенең исерек булуы ачыкланган. Ир-егет полиция хезмәткәрләренә юл һәлакәтеннән соң алкоголь кулланганын белдергән.
Бу хәл буенча өстәмә тикшерү башланган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы