

Салават шәһәре территориясендә 30 идарәче оешма, 2 торак милекчеләре ширкәте һәм 1 торак кооперативы идарәсендә күпфатирлы 1025 йорт бар.
Торак-коммуналь комплексының иң эре оешмаларының берсе булып «Домоуправление no 9» җәмгыяте тора, аның идарәсендә күпфатирлы 107 йорт бар. Аларның һәрберсендә көзге-кышкы чорга әзерлек буенча барлык кирәкле чаралар уздырылган.
Мәсәлән, Островский урамындагы 59нчы күпфатирлы йортта үзәк җылыту торбаларын юуга, җылыту системасын гидравлик сынауга, фильтрларны чистартуга, вентильләр ревизиясенә, подвал бүлмәсендә изоляцияне өлешчә алмаштыруга, түбәне ремонтлауга, шулай ук инженерлык-техник җиһазларны тикшерүгә зур игътибар биргәннәр.
Гомумән, көзге-кышкы чорга әзерлек буенча эш тулы күләмдә башкарылган, йортның әзерлек паспортына кул куелган.