+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 сентябрь 2023, 17:48

Экскаватор ауган...

Водитель исәнме?

Экскаватор ауган...Экскаватор ауган...
Экскаватор ауган...

Экскаватор белән Салават районы Калмаклар авылы янындагы күперне ремонтлаганнар. Ниндидер сәбәп аркасында экскаватор ауган, шофер күпер белән кабина арасына кысылган. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аны металл әсирлегеннән коткаручылар гына чыгара алган. Махсус техника ярдәмендә алар зыян күрүчене коткарган һәм ашыгыч ярдәм хәзмәткәрләренә тапшырган.

Авариянең сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклау органнары һәм хезмәт инспекциясе ачыклый.

Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас