+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 сентябрь 2023, 07:27

Йөк машинасы яшь спортчыларны таптаган...

Кызганычка каршы, үлүчеләр бар...

Йөк машинасы яшь спортчыларны таптаган...Йөк машинасы яшь спортчыларны таптаган...
Йөк машинасы яшь спортчыларны таптаган...
Ленинград өлкәсендә «КамАЗ» йөк машинасы трассада 11 үсмер велосипедчы һәм тренердан торган төркемне таптаткан. Бу төркем 15 һәм 14 яшьлек үсмерләрдән торган.

Яшь спортчыларны җиңел машина озатып барган. Йөк машинасы башта шул автомобильгә килеп бәрелгән. Арытаба фура яшь спортчыларны таптаткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча ике кеше һәлак булган. Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Фото: "starhit.ru" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас