

Белорет шәһәренең 19нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр эчәк инфекциясе аркасында ябылган. "Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсендә белдерүләренчә, сәбәп итеп сальмонеллез чирен атыйлар. Вирус таралу куркынычы юк.
Хәзер ведомство белгечләре вакыйганың барлык шартларын ачыклый, шулай ук учреждение һәм хезмәткәрләр эпидемиология лабораториясендә тикшерелә.
Фото: bashinform.ru