Якындагы өч көндә Башкортстанда яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары. Шулай кайбер районнарда, карлы яңгыр да яварга мөмкин.
"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген республикада яңгыр явачак. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез +10,+ 15 градус булачак.
10 сентябрьдә төбәктә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +5, +10, көндез +11, +16 градус булачак.
11 сентябрьдә кабат кыска вакытлы яңгырлар, төнлә урыны белән көчле яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә +5, +10, көндез +11, +16 градус тәшкил итәчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы