+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 сентябрь 2023, 16:20

Түбәләр яңартыла

Күпфатирлы йортларның түбәләрен ремонтлау – урындагы үзидарә органнары эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Республика программасын тормышка ашыру чорында районда 20дән артык йортның түбәсе яңартылды.

Түбәләр яңартылаТүбәләр яңартыла
Түбәләр яңартыла
Агымдагы елда мондый эшләр дүрт күпфатирлы йортта башкарыла. Әлеге вакытта Сәвәләй авылында Дәваханә урамындагы 6нчы йортта эшкә тотындылар. 1981 елда салынган йортта яшәүчеләр авария хәлендә булган түбәне төзекләндерү мәсьәләсе белән берничә тапкыр төрле урыннарга мөрәҗәгать иттеләр. Быел район комиссиясе карары белән 18 фатирлы йорт программага кертелде. 6 миллион сумга төшәчәк ремонт эшләрен “СК Эверест-Строй” җәмгыяте башкара.
Конкурс процедуралары барышында Капиталь ремонт буенча төбәк операторы билгеләгән подряд оешмасына сораулар һәм дәгъвалар юк. Барлык эшләр дә намуслы һәм вакытында башкарылыр, дип ышанасы килә.
Түбә ремонтлау эшләре Кырмыскалы, Олыкүл авылларындагы күпфатирлы йортларда да башкарылды. Ел ахырына кадәр Олыкүл авылында Элеватор урамындагы 1нче йортның түбәсе дә төзекләндереләчәк.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас