+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 сентябрь 2023, 11:27

Тормыш иптәшен савыктыруга ышанып мошенникларга 1,5 миллион сум күчергән

Салаваттагы катын-кыз соңгы акчаларын мошенникларга күчергән...

Тормыш иптәшен савыктыруга ышанып мошенникларга 1,5 миллион сум күчергәнТормыш иптәшен савыктыруга ышанып мошенникларга 1,5 миллион сум күчергән
Тормыш иптәшен савыктыруга ышанып мошенникларга 1,5 миллион сум күчергән

Август аенда Салават шәһәрендәге хатын-кыз күрәзәчегә мөрәҗәгать итәргә карар иткән һәм номер буенча шалтыраткан. Әмма шалтыратуга күрәзәче үзе түгел, ә "кайнар линия" хезмәткәрләре җавап биргән. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мошенниклар 82 яшьлек хатын-кызның иренең халәтен җиңеләйтергә, хәтерен яхшыртырга һәм кан басымын нормальләштерергә вәгъдә иткән. Дәвалау бәясе - 20 мең сум дип аталган. Пенсионер акчаны мошенникларга күчергән.

Мошенниклыкларның гамәлләре моның белән генә тәмамланмаган. Билгесез кеше пенсионер хатынга тагын шалтыратып, ритуал ярдәм итмәгәнен һәм катлаулы ритуал кирәклеге хакында белдергән. Аны үткәрү өчен махсус материаллар сатып алырга кирәклегенә ышандырып, алар пенсионердан тагын 400 мең сумнан артык акча сорап алган.

Алга таба пенсионер, ирен савыктырырга өмет итеп, мошенникларга 1 миллион сумнан артык акча күчергән. Аферист сораган соңгы 200 мең сум урынына, хатын-кыз, акчасы бетү сәбәпле, 50 мең сум акча гына җибәрә алган.

Хатын-кызга мошенниклар тозагыннан чыгарга якыннары ярдәм иткән. Пенсионер аларга акча сорап мөрәҗәгать иткән. Аның мошенниклар белән сөйләшүен ишеткәч, игътибарлы якыннары аны бүтән акча күчермәскә күндергән.

Полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Банк яисә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз исеменнән шалтыратучы мошенникларны ничек фаш итәргә? Киңәшләр бирәбез! (сылтама)

Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас