+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 18:15

Авдон халкы сайлауда актив катнаша!

Уфа районының Авдон авылында сайлаучылар һәрвакыт актив тавыш бирә.

Авдон халкы сайлауда актив катнаша!
Авдон халкы сайлауда актив катнаша!
3046нчы санлы сайлау участогында бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Урындагы Ветераннар советы рәисе, Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Альфира Шакирова әлеге чарада мәктәп укучыларының катнашуына аеруча сөенә. Алар әти-әниләре ярдәме белән көзге ярминкә оештырган. Бу хәйрия чарасында авыл халкы да зур теләк белән катнашкан. Бакчада үстерелгән яшелчә-җимеш, кул эшләре, милли ризыклар, китаплар сатудан җыелган акчаны махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм итүгә тотыначаклар. “Дуслык” татар фольклор ансамбленең чыгышы бүгенге чараны тагын да ямьләндереп җибәрде.

Авдон авылында урнашкан 3046нчы сайлау участогы рәисе Әдилә Бәдретдинова билгеләвенчә, сайлаулар бик җанлы үтә, авыл халкы анда зур теләк белән катнаша. Бу җаваплы йөкне Әдилә Касыйм кызы хәзер инде байтак еллар дәвамында тарта. Авыл халкы да аны яхшы белә һәм хөрмәт итә. Шуңа башкача булуы мөмкин дә түгел.

- Өлкән һәм урта яшьләрдәге кешеләр һәрчак актив булды. Менә яшьләрнең илебезнең сәяси тормышында актив катнашуына сөенми мөмкин түгел. Димәк, алар үзләренең киләчәгенә битараф түгел. Бездә тәү тапкыр сайлауда катнашучылар да күп кенә. Алар өчен бүләкләр дә әзерләдек, - ди Әдилә Касыйм кызы.

3046нчы санлы сайлау участогында 1960 кеше теркәлгән. Шуларның 9ы алдан тавыш биргән, ә тагын да 9 кеше үз йортларында сайлау мөмкинлеген сорап мөрәҗәгать иткән.

Сайлау участогы күптән күрешмәгән авылдашлар белән очрашып, аралашу мөмкинлеге дә бирә. Шушы авылда яшәүче Альбина Якупова сайлау участогында бик күп дус-ишләрен, үзе җитәкчелек иткән татар фольклор ансамбле әгъзаларын да очраткан.

- Авыл зур гына булса да, бик тату, бердәм халык яши биредә. Барлык чаралар оешкан төстә үтә. Ә сайлау – ул бик мөһим вакыйга. Анда катнашу безнең гражданлык бурычыбыз, беркем дә читтә калырга тиеш түгел. Шул ук вакытта чит илләрдә ул сәяси чара гына булса, бездә аны бәйрәм итеп кабул итү – электән килгән традиция. Мин дә шушы бәйрәмдә катнашып, гражданлык бурычымны үтәп, хәзер тыныч күңел белән эшемә юлланам. Барысы да яхшы булыр, Аллаһы боерса, иң мөһиме – татулык һәм тынычлык, - ди Альбина Ремдат кызы.

Фото: Альбина Якупова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: