+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 18:45

Баш мөфти һәм монахлар сайлауда катнашты

Уфа районы Зубова поселогында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин үз гражданлык бурычын үтәү өчен сайлау участогында булды.

Баш мөфти һәм монахлар сайлауда катнашты
Баш мөфти һәм монахлар сайлауда катнашты

“Сайлауларда, нинди дин тотуга карамастан, барысы да катнашырга тиеш. Бу хокук туганда ук Аллаһ тарафыннан бирелгән. Һәм һәрвакыт сайларга кирәк. Дәүләтебездә тәртип булырга тиеш", - диде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

Благовещен районындагы “Изге куак” монастыре башлыгы Варлаам һәм тагын ун монах сайлауларда катнашты. Бу хакта район хакимияте социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

Монастырь башлыгы һәм монахлар элегрәк бинадан читтә тавыш бирү турында гариза биргән, чөнки монастырь территориясен бөтенесенә дә ташлап китәргә рөхсәт ителми. Урындагы участок сайлау комиссиясе әгъзалары сүзләренә караганда, республикада сайлаулар узган вакытта алар даими рәвештә монастырьга киләләр.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: