+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 05:50

Бердәм тавыш бирү көнендә 6,5 мең күзәтүче эшли

Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова “Сайлаулар - 2023” иҗтимагый матбугат үзәгендә республика буенча Бердәм тавыш бирү көнендә күчмә эш режимында 6,5 мең күзәтүче эшли, дип хәбәр итте.

Бердәм тавыш бирү көнендә 6,5 мең күзәтүче эшлиБердәм тавыш бирү көнендә 6,5 мең күзәтүче эшли
Бердәм тавыш бирү көнендә 6,5 мең күзәтүче эшли
Спикер билгеләп үткәнчә, территориаль сайлау комиссияләрендә 69 кеше эшли. Моннан тыш, ике мобиль төркем әзерләнгән, алар кирәк саен муниципалитетларга чыгачак.

Искәртеп узабыз, Бердәм тавыш бирү көне бүген, 10 сентябрьдә, иртәнге 7дә старт алды. Республика халкы вәкаләтләре 5 ел дәвам итәчәк VII чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның 110 депутатын сайлый.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас