

Әлеге сәгатьләрдә анда журналистлар белән - тарихчы, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең ректоры Сергей Лаврентьев һәм Баш идарә башлыгы урынбасары, Башкортстан Башлыгы Хакимияте бүлек мөдире Сергей Семенов.
- Бүген сайлау алды әзерлекләрендә үзенчәлекләр булды, әлбәттә. Илебез катлаулы чор кичерә. Күпләрнең якыннары махсус хәрби операциядә. Бу сайлау кампаниясендә дә чагылды. Сайлау кампаниясендә катнашкан партияләр бер-берсенә бик нык каршы булмады. Һәркайсының нигезе - патриотизм, бердәмлек булды. Әлбәттә, һәркайсының үзенчәлекләре дә бар. Әмма барысы да бердәмлекне алга куеп эшләде.
Тагын бер үзенчәлек - җәмгыятебезнең бердәмлеге дә нык чагылды.
Сайлаучыларның актив булуына, күп вакыт, сайлау булуы йогынты ясый. Бүген сайлаучы алдында - төрле башлангычларга нигез салучы партияләр. Аларның һәркайсы үзенчәлекле. Шуңа да бүген тавыш бирүчеләр күп булыр, дип уйлыйм, - диде Сергей Лаврентьев.
- Әлеге сайлауларның үзенчәлеге, чыннан да, бердәмлекне алга чыгару. Моны барлык партия вәкилләре дә истә тотты. Сайлауда катнашучыларның күпләре сайлаучыларның теләген дә истә тотып эш итте. Украинада барган хәлләр безнең илдәге тынычлыкны җимерү, безгә үсешергә комачаулау иде. Шуңа карамастан илебез һәм безнең республика үсешен дәвам итә. Без пандемиядән чыктык, хәзер инде махсус хәрби операция шартларында яшибез. Шуңа да һәр партия башлыча безгә тотрыклылык кирәклеген алга куйды. Шуңа да бу сайлауларда халык та активрак катнашыр, дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта, тәнкыйть азрак булды, дип әйтер идем. Бүген без сәясәтчеләрне сайламыйбыз, ә киләчәгебез өчен тавыш бирәбез. Моны партияләр дә аңлап эш итте, - диде Сергей Семенов.