+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 07:15

"Безгә сайлауларның гадел шартларда үтүе мөһим"

Иҗтимагый күзәтүчеләр - зур абруй, хөрмәт яулаган урындагы гражданнар ул.

"Безгә сайлауларның гадел шартларда үтүе мөһим""Безгә сайлауларның гадел шартларда үтүе мөһим"
"Безгә сайлауларның гадел шартларда үтүе мөһим"

Сайлаулар - кандидатлар, тавыш бирүчеләр, күзәтчеләрне берләшерүче зур сәяси вакыйга ул. Билгеле, аларның һәркайсының үз максаты бар. Партия вәкилләре - күбрәк тавыш җыярга, күзәтүчеләр - аерым партияләрнең мәгфәгатьләрен якларга һәм җавыш бирүчеләр киләчәкне билгеләрлек мөһим адым башкарырга тиеш. Бу, башлыча, элек шулай иде. Бүген исә сайлауларның гадел, үтәкүренмәле шартларда үтүен тәэмин итүче бәйсез иҗтимагый орган да бар.

- Бүгенге сайлаулар берникадәр аермалы. Иҗтимагый күзәтчелек институты бүген тулысынча, бар куәтенә эшли. Без сайлауларда сәяси партияләрдән булган күзәтчеләрне күреп өйрәгән. Иҗтимагый күзәтчелек алардан аерыла. Безгә бу сайлауларда кемнең иң күп тавыш җыюы мөһим түгел. Безне сайлауларның ачык, закон кысаларында, гадел үтүе кызыксындыра. Бүген республика буенча 13 мең шундый кеше бар. Бу - урындагы халык арасында абруй, хөрмәт яулаган, ышанычлы кешеләр.

Алар берникадәр үзенчәлекләргә ия. Алар күзәтә, терки, һәм язманы штабларга тапшыра. Алар бер партиягә дә бәйле түгел. Күзәтүче сайлау процессына катнашырга тиеш түгел. Ягъни, ул комиссия вәкилләренә дә, сайлаучыларга да кагылмый, яисә үз фикерен белдерми.

Сайлаулар - һәрвакыт бәйрәм ул. Сайлау участокларына матур итеп киенгән, күтәренке кәефтә булган халык килә. Урыннарда концертлар, төрле күңелле чаралар оештырылган. Бүген исә сайлау участокларына төрле кәефтә килүчеләр бар. Белүебезчә, махсус хәрбия операция, моңа кадәр булган пандемия кешенең эчке торышына зур йогынты ясады. Әзерләү курслары үткән күзәтүчеләр нәкъ шушы киеренелекне төшерергә сәләтле.

Бүгенге сайлау компаниясенең дә үзенчәлеге итеп кешеләрнең бер-берсенә яхшы мөгамәләдә булуын ассызыклар идем, - диде ИДО БДПУ татулаштыру технологияләре үзәге җитәкчесе Максим Беляев.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас