

Бүген иртәнге 7 сәгатьтә республиканың барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Исегезгә төшерәбез, Быел 10 сентябрьгә туры килә торган бердәм тавыш бирү көнендә төбәк халкы Башкортстанның иң югары закон чыгару органы депутатларын сайлаячак.
Уфаның 21нче лицеенда урнашкан 111нче сайлау участогында иң беренче булып Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина тавыш бирде.
- Бүген безнең өчен күңелле дә, шул ук вакытта бик мөһим дә көн. Бүген мин дә тормыш иптәшем белән бирегә киләчәгебез өчен тавыш бирергә килдек. Аннары мин үземнең 50нче Краснохолм сайлау участогына барачакмын Һәм участоклар ябылганчы анда булачакмын. Кичке 23 сәгатьтә коллегалар белән очрашачакбыз.
Башкортстан халкына сайлауларда актив катнашуларын телим. Бу гади сайлаулар гына түгел, ә зур сәяси вакыйга да. Күпләр өчен бу бәйрәм дә, чөнки элек-электән сайлаулар бездә бәйрәм рухын ала. Биредә өлкән яшьтәгеләр бер-берсе белән очраша, аралаша. Бу безнең иҗтимагый тормышның бер өлеше дә, дип әйтер идем, - диде Тамара Михайловна "Кызыл таң" укучыларына.