+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 07:03

Халыкның 6,4 проценты тавыш бирде

Илона Макаренко сайлау участокларының әлеге чарага зур әзерлек белән килүен ассызыклады.

Халыкның 6,4 проценты тавыш бирдеХалыкның 6,4 проценты тавыш бирде
Халыкның 6,4 проценты тавыш бирде

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко иртәнге 10:00 сәгатькә булган мәгълүматлар белән уртаклашты.

- Сәгать 7дә сайлау участоклары ачылды. Бүген Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясеннән тыш, 69 территориаль сайлау комиссиясе һәм 3273 сайлау участогы эшли, аларның бер өлеше безнең сайлаучыларның вакытлыча яшәү урынында булдырылган. 110 мандатка бездә кайдадыр 859 кандидат күрсәтелгән, ягъни уртача бер мандатка 8 кандидат килеп чыга. Муниципаль сайлаулар буенча 7 мең мандаттан аз гына артыграк күләмдә 14 меңнән артык кандидат игълан ителгән. Ә сайлау процессында хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия 28 меңнән артык кеше катнашачак. Сайлауларда 9 сәяси партия катнаша. Күләме буенча бездә үткән сайлаулар - илдә икенче урында. Беренче урында - Мәскәү.

230 бюллетеньнәре тикшерү чаралары каралган. 18 меңнән артык күзәтчеләр булачагы көтелә. Әлеге чараны яктыртыр өчен 401 жуналист аккредитация үткән. Һәр сайлау участогында полиция хезмәткәре беркетелгән.

Сәгать 10:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, барлыгы 6,4 процент кеше тавыш биргән. 2018 елда әлеге сәгатьләргә бу күрсәткеч 8,31 процент тәшкил итә иде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас