

- Дүртөйле районында 62 сайлау участогы булдырылып, алар 30 августта эшли башлады. Сайлаучыларның исемлекләре тикшерелеп, 6 сентябрьгә кадәр сайлау көнендә яшәгән урыны буенча тавыш бирә алмаучы һәм физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле өйләрендә тавыш бирергә теләүчеләрдән гаризалар кабул ителде, - дип бәян итте территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров. - Сайлау участоклары барлык хәвефсезлек таләпләрен үтәп эшли. Аларның һәркайсысында полиция хезмәткәрләре дежур тора, партияләрдән күзәтүчеләр бар.
Дүртөйле районында 45883 сайлаучы теркәлгән, аларның 1280се беренче тапкыр гражданлык позициясен белдерәчәк. Нәкъ менә алар өчен истәлекле открыткалар әзерләнгән. Территориаль сайлау комиссиясе билгеләвенчә, гадәттә халыкның күпчелеге көннең беренче яртысында ук сайлау участокларына килә, быел да шулай булыр дип фаразлана.
- Күңел яхшыга өметләнә, - диде өлкән буын вәкилләренең берсе, үтә күренмәле яшниккә бюллетенны төшергәч. - Шәхсән үзем уңай үзгәрешләр, төпле сәясәт өчен тавыш бирдем. Соңгы елларда шәһәребез дә күзгә күренеп ямьләнде, күпкатлы йортлар ихаталарында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Моңа охшаш күңелле вакыйгалар тормышыбызда булып торыр, республикабыз киләчәген ышанычлы кулларга тапшырырбыз дип ышанасы килә.
Автор фотосы.