Тавыш бирүдән соң, Константин Толкачев журналистлар белән аралашты. Республика парламенты спикеры сайлау кампаниясенең тыныч үтүен билгеләп үтте, һәм сайлаулар тәмамланганчы да бернинди хокук бозулар булмаячагына өмет белдерде.
"Сайлаулар беренче тапкыр махсус хәрби операция шартларында, катлаулы чорда уза. Шуңа күрә дә сайлау алды кампаниясе шактый әдәпле, корректлы алып барылгандыр, - диде Константин Толкачев. - Бер генә җитди хокук бозу да теркәлмәде. Партияара көрәш шулай ук тыныч үтте. Дәүләт җыелышына сайлауларда катнашуы турында җиде партия вәкиле белдерде. Бер үк вакытта Башкортстанда урындагы власть органнарына - авыл һәм поселок советларына сайлаулар да үткәрелә. Барлыгы 777 сайлау кампаниясе уза - сайлаулар яхшы һәм конструктив шартларда бара. Сайлаулар тәмамланганчы кануннарны бозу булмаячак, дип өметләнәбез. Сайлаучыларның ирекле ихтыяр белдерүләрен тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган”.
Фото: bashinform.ru