-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 15:56

Кушнаренколылар бердәм тавыш бирә

Быелгы сайлауларда катнашу өчен Кушнаренко районында 22204 кеше теркәлгән. 46 сайлау комиссиясе эшли.

Кушнаренколылар бердәм тавыш бирә
Кушнаренколылар бердәм тавыш бирә

Территориаль сайлау комиссиясе эшчәнлегенә тәҗрибәле рәис Флидә Мөхәммәт кызы Мөхәммәтҗанова җитәкчелек итә. Ул Бердәм тавыш бирү көненең районда зур оешканлык белән узуын билгеләде. Аның әйтүенчә, 15 сәгатькә кадәр Кушнаренко районындагы халыкның 31 проценты сайлау участокларында булып, гражданлык бурычын үтәп өлгергән.

- Без Башкортстан Республикасы җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын һәм районыбызның алты авыл Советы биләмәсенә депутатлар сайлыйбыз. - дип уртаклашты Флидә Мөхәммәт кызы. - Беренче тапкыр сайлауларда катнашучы егет һәм кызларга бу күңелле вакыйга истәлеге булырлык бүләкләр тапшырабыз, ә иң олы яшьтәге, үзе участокка килә алу мөмкинлегеннән мәхрүм гражданнар янына сайлау участогы вәкилләре күчмә сайлау тартмасы белән бара.


Рәсемдә: Ф. Мөхәммәтҗанова.
Фото: Ф.Мөхәммәтҗанова архивыннан

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: