-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 15:10

Ни өчен сайлау участокларында... карабодай таратмыйлар?

Сайлаучылардан Башкортстан Иҗтимагый палатасының колл-үзәгенә төрле мөрәҗәгатьләр килә. Алар арасында елмаю уятканнары да бар.  

Ни өчен сайлау участокларында... карабодай таратмыйлар?
Ни өчен сайлау участокларында... карабодай таратмыйлар?

Уфада "Хилтон Гарден Инн" кунакханәсендәге Иҗтимагый матбугат үзәгендә эш көйле бара.
Белгечләр һәм сәясәтчеләр журналистларга барлык мәгълүматны вакытында биреп бара.
Башкортстан Иҗтимагый палатасының колл-үзәге эшен оештыру буенча җаваплы Анна Сучкова 14.00 сәгатькә килгән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр һәм сораулар белән таныштырды.

Анна Николаевна әйтүенчә, бу вакыт эчендә сайлаучылардан 15 шалтырату кабул ителгән. Күпчелек сораулар сайлау участокларының адресын ачыклауга кагыла.
Бер кеше өендә сайлау мөмкинлеген булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән.
Кешеләзр хәтта елмаю уятырлык сораулар да бирә икән. Мәсәлән, ни өчен сайлпау участокларында ... карабодай таратмыйлар? Белгеч мондый хәлнең беркайчан да булмавын билгеләде.

Анна Сучкова яшь кешеләрнең шалтыратуының сөенеч уятуын билгели. Теркәлү урынын алыштырган яшьләр сайлау участокларын ачыклап мөрәҗәгать итә.
Сайлау эшен оештыруда тайпылышлар күзәтелми.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: