-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 20:48

Сайлау участокларында хәлләр ничек?

Бу хакта матбугат үзәгендәге брифингта Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Лида Исаргакова сөйләде.

Сайлау участокларында хәлләр ничек?
Сайлау участокларында хәлләр ничек?

Иҗтимагый палата әгъзалары сайлау комиссияләре эшен урыннарга барып тикшергән.

– Бөтен сайлау комиссияләре да гадәти режимда эшли, тупас закон бозулар юк. Безнең вәкиллек 30 сайлау участогында булды. Һәркайда дә халыкның кәфе күтәренке, кешеләр тавыш бирергә теләп килә. Процесс туктамый, дәвам итә. Соңгы сәгатьтә дә килүчеләр күп булыр дип уйлыйбыз, – диде ул.

Башкортстан Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгатьләргә килгәндә, аларның күбесе мәгълүмат-аңлату характерында булган. Халык кая, кайсы адрес буенча, кайсы вакытка кадәр тавыш бирә алуын аныклаган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: