-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 15:55

Сайлаучыларның 29,6 проценты тавыш биргән

Иҗтимагый матбугат үзәгендә Үзәк сайлау комиссиясенән туры эфирда соңгы яңалыклар ишеттерелде.  

Сайлаучыларның 29,6 проценты тавыш биргән
Сайлаучыларның 29,6 проценты тавыш биргән

15.00 сәгатькә Башкортстанда сайлаучыларның 29,6 проценты тавыш биргән. Бу - 885 883 кеше.

29 районда сайлаучыларның 40 проценттан артыгы тавыш биргән. Бу хакта Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясендә узган матбугат конференциясендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова хәбәр итте.

Балтач, Бакалы, Тәтешле, Калтасы, Борай һәм Зианчура районнарында 50 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән.

Шәһәрләр арасында иң активлары — Сибай, Стәрлетамак халкы. Аларда сайлаучыларның 33 һәм 31 проценты тавыш биргән.

Уфада Ленин һәм Дим районнары лидерлык итә, анда сайлаучыларның 21 проценты тавыш биргән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: