+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Сентября 2023, 07:40

Сайлауга - җырлар белән!

Нефтекама сайлау участокларына милли киемнәр белән килүчеләр күп.Бүгенге сайлауларга халыкның милли киемнәрдә килүе чараны олы бер бәйрәмгә әверелдерде. Чыннан да шулай бит: шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең язмышы өчен тавыш бирү бара, шуңа да бу чарадан бер кем дә читтә кала алмый. Нефтекама милли мәдәни үзәгенең "Ак калфак энҗеләре" фольклор ансамбле исә сайлауга милли киемнәрдә, гармуннар белән килгән.

Сайлауга - җырлар белән!Сайлауга - җырлар белән!
Сайлауга - җырлар белән!
- Мин шушы 487нче сайлау участогына карыйм, ансамбльдән тагы бер кеше - Лүзә Гомәрова дә шушында тавыш бирә. Уйлаштык та, бөтен ансамбль белән бергәләп килергә булдык - бәйрәм бит бүген! Килгән халыкны җырлар белән каршы алабыз, туктап карап торалар, үзләре дә кушылып җырлый, биюгә төшүчеләр дә бар, - ди Нәфисә Хөсәенова. Ул үзе гармунда уйный, үзе җырлый!

- Минем дә сайлау участогым шушында - дип сүзгә кушыла 85 яшьлек Лүзә Зәки кызы. - Балачактан әнкәйләр-әткәйләрнең сайлауга йөргәнен карап-күреп үстек. Атларга утырып, урамнарны тутырып, җырлап йөриләр иде сайлауга. Үзем дә бер сайлаудан да калмадым, һәрвакыт тавыш бирергә йөрдем. Әле дә менә уйлаштык та, сайлауга бәйрәм төсе бирик дип, ансамбль белән килдек. Без бүген сайлаган иптәшләр киләчәктә дә илебез ныклы, матур булсын өчен тырышсыннар иде!
Җырчыларның төрлесе төрле участокта тавыш бирә. Биредә халыкның күңелен күргәч, алар, паспортларын тотып, милли киемнәрдә үз участокларына сайлауга таралды.
- Халык элек-электән бәйрәмгә иң матур киемен кигән, ата-бабаларыбыздан калган, милли җырлар, милли йолалар белән сугарылган милли күлмәкләребезне без әле дә яратып киябез. Шуңа күрә бәйрәмгә матур күлмәкләребезне киеп килдек, - ди олы яшьтәге Рәфинә Минәҗетдинова.
Нефтекамада- барлыгы 56 сайлау участогы, бүген аларның барысы да иртә белән ишекләрен ачты, халык сайлау участокларына күпләп агыла.

Гөлнара Гыйлемханова.
Нефтекама шәһәре.
Рәсемдә: Нефтекама Милли мәдәни Үзәгенең "Ак калфак энҗеләре" фольклор ансамбле сайлау участогында

Автор фотосы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас