+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 15:15

Сайлаулар алдыннан сәяси көчләр ничек урнашкан?

Бу хакта бүген Уфада "Хилтон Гарден Инн" кунакханәсендәге Иҗтимагый матбугат үзәгендә филология фәннәре кандидаты, мәгълүмати киңлекне тикшерүче, медиаэксперт Александр Кобыскин сөйләде.  

Сайлаулар алдыннан сәяси көчләр ничек урнашкан?
Сайлаулар алдыннан сәяси көчләр ничек урнашкан?

Белгеч әйтүенчә, сәяси ландшафтта биш партия актив чыгыш ясаган: “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Справедливая Россия”, “Новые люди”.
“Без коронавирус пандемиясен кичердек, соңыннан махсус хәрби операция белән бәйле хәлләр башланды. Халыкта көчле властька ихтыяҗ туды”, — ди Александр Кобыскин.

Кандидатлар арасында төрле һөнәр ияләрен күрергә була — табиблар, мәгариф хезмәткәрләре, җәмгыятьчеләр, журналистлар, волонтерлар, министрлар, җитәкче вазыйфалар биләүчеләр һәм башкалар.

Сайлаулардан соң нәрсә көтәргә? Белгеч мәгълүмати эшнең киңәячәген фаразлады. Гражданнар белән диалог төпле булырга тиеш. Һәркем үзен борчыган сорауны властька җиткерә алырга тиеш.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: