+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 15:35

Ветеран һәрвакыт алгы сафта!

“Безнең ветераннар илнең эчке тормышына кагылышлы һәр эштә актив булды.

Ветеран һәрвакыт алгы сафта!
Ветеран һәрвакыт алгы сафта!
Бөек Ватан сугышы ветераны Шәриф Мөсәгыйтов традицион рәвештә беренчеләрдән булып тавыш бирде.
 
98 яшьлек ветеран үзенең сайлауларда актив катнашуы турында горурлык белән әйтте. Гражданлык бурычын үтәү өчен ул һәрвакыт иртә таңнан килә һәм сайлау комиссиясе ишекләре ачылу белән тавыш бирә.
 
Сугыш елларында Шәриф Гади улы батырлык үрнәге күрсәтте. Ә хәзер безгә гражданлык активлыгы һәм җаваплылык үрнәген күрсәтә.
 
Аңа нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге телик һәм киләсе сайлауларда көтәбез!” – дип яза Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арыслан Шәһәретдинов.

Фото: vk.com/arslansagaretdinov
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: