- Сайлаулар закон кысаларында оешкан төстә узды, - дип уртаклашты территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәйзрахманов. - Сайлау участокларында барлык хәвефсезлек таләпләре дә үтәлде. Яше-карты тавыш бирүдә актив булды.
Борайда быел сайлауларда 100 яшьлек ике әбекәй дә катнашты. Бәйрәмсылу Шәмсетдин кызы Ипатова һәм Миңлеканифә Муллагали кызы Ризванова икесе дә олы юбилейларын күптән түгел - август аенда билгеләгән. Алар икесе дә Бөек Ватан суыгышы елларында тылда җиң сызганып, ал-ял белми хезмәт салган ветераннар. Бердәм тавыш бирү көнендә юбилярлар янына сайлау комиссиясе әгъзалары бюллетень салу өчен күчмә тартма белән генә түгел, чәчәкләр һәм татлы күчтәнәчләр белән барды.
-Иртәсен дә, кичен дә күңелләрдә бер теләк: тизрәк яугирләребез җиңү белән әйләнеп кайтсын, илебезнең киләчәге якты булсын, - диде беравыздан юбиляр сайлаучылар. - Ышаныч белдереп сайлаган депутатларыбыз да сынатмас дип ышанабыз.
Рәсемдә: 100 яшьлек сайлаучы Миңлеканифә Муллагали кызы Ризванова
Фото: Борай районы хакимиятеннән