+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 сентябрь 2023, 08:55

Аю сыерга һөҗүм иткән....

Болай барса, кешегә дә ташлана башларлар микән!?

Аю сыерга һөҗүм иткән....Аю сыерга һөҗүм иткән....
Аю сыерга һөҗүм иткән....
Мәләвез районының Сергеевка авылы янында аю сыерга һөҗүм иткән. Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп алган. Бәхеткә, котырган аюны алар куып җибәрә алган.

Бу хәлне машинада китеп барган ир белән хатын-кыз күреп калган. Ир машинадан чыгып, кычкыра һәм бүрәнәләр ыргыта башлаган, ә хатын-кыз машинадан сигнал биреп торган. Нәтиҗәдә, аю артка чигенгән.

Ә менә сыер җитди яраланган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, ул бөтенләй хәрәкәт итә алмаган. Шулай да исән калган.

Фото: "Вся Башкирия" төркеменнән.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас