10 сентябрьдә Башкортостанда җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына - шәһәр округлары, шәһәр һәм авыл Советларына сайлаулар узды. Нәтиҗәдә, бу көнне 777 сайлау кампаниясе узды.
9 сентябрьдә Иҗтимагый штаб әгъзалары Уфадагы участок сайлау комисмисенең әзерлеген тикшерде. Нәтиҗәдә, 36 шундый участокта булдылар. 10 сентябрьдә иртәнге 8:05 сәгатьтә Иҗтимагый штаб җитәкчесе Валех Аббасов Иҗтимагый пресс-үзәкнең эшли башлавын белдерде. Шунда ук республика ның Иҗтимагый палатасы аппаратының Call-үзәге дә эшли башлады. "Кайнар линия" эше дә оештырылган иде. Иҗтимагый күзәтчеләр соравына Иҗтимагый штаб әгъзалары җавап бирде.
Кичке 21:00 сәгатькә Call-үзәккә 45 шалтырату килгән. Шуның 18е - сайлауларга кагылышлы, 15е - сайлау участокларының кайда урнашуы турында, 12се - башка сораулар иде. Сайтка 1629 хәбәр килгән иде.
Бүген Иҗтимагый штабның әлеге сайлаулардагы эшенә кагылышлы "түгәрәк өстәл" утырышы узды. Анда әлеге палата әгъзалары һәм экспертлар, сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Чара кысаларында республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә берничә тәкъдим белән чыкты алар. Атап әйткәндә: начар күрүче һәм сукыр гражданнар өчен бердәм трафарет булдырырга. Анда Брайльнең рельефлы-нокталы шрифты белән саннарны билгеләргә. Шушы ук шрифт белән кандидатлар һәм партияләр турында мәгълүмат бирергә. Шул рәвешле үк нинди сан астында кайсы кандидат һәм партия булуын күрсәтергә. Инвалидларга бюллетеньне трафаретка ни рәвешле салырга икәнен дә аңлату мөмкин һәм башкалар.
- Сайлауларда Иҗтимагый күзәтчелек институты тулысынча эшләде. Моның өчен 13 мең кеше әзерләнгән иде. Быел узган сайлауларда алган тәҗрибә 2024 елда үтәчәк сайлауларга да күчә. Безнең киләсе сайлауларга әзер булуыбызны федераль үзәктә дә югары бәяләделәр, - диде Иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова.