+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 сентябрь 2023, 15:49

Тәрбияче бала өстенә кайнар аш түккән...

Бу хәл балалар бакчасында булган. Тикшерү эшләре нәтиҗәсендә җәмәгать судьясы тәрбиячегә карата карар чыгарган...

Тәрбияче бала өстенә кайнар аш түккән...Тәрбияче бала өстенә кайнар аш түккән...
Тәрбияче бала өстенә кайнар аш түккән...

Бөре районара суды кече яшьтәге бала мәнфәгатьләрендә әхлакый зыян компенсациясе түләтү турында прокурор дәгъвасы буенча гражданлык эшен карады.

Агымдагы елның 26 гыйнварында балалар бакчасында тәрбияченең ярдәмчесе төркемгә аш алып кереп барган. Балаларның берсе тәрбиячегә каршы йөгергән һәм бәрелгән. Кайнар шулпа баланың муенына һәм кулбашына эләккән.

Аңа шундук беренче медицина ярдәме күрсәтелгән. Баланы икенче дәрәҗә термик пешүләр белән хастаханәгә китерәләр. Бала физик һәм әхлакый газаплар кичергән.

Җәмәгать судьясы карары белән балалар бакчасы мөдире административ җаваплылыкка тартылган, аңа 10 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас