

2нче "Смарт" Уфа гимназиясенең 4Л сыйныфы укучысы "Яркий" микрорайонындагы йортлар янында зур ут ялкынын күргән. Марк Михайлов торак йортлардан ерак түгел чүплек янганын күргән.
Вәзгыятькә малай җаваплы караган, Марк янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Янгын зур булмаса да анда аэрозоль баллончыклары янган һәм шартлый башлаган...
- Кибеттән өйгә кайтып килә идем, ә әни кибеттә иде. Ут шактый биек иде, мин ут күрше бакларга, ә аннан соң парковкаланган машиналарга күчәчәк, дип курыктым. Коткару хезмәте номеры буенча шалтыраттым: янгын сүндерүчеләрне чакырдым һәм аларны көттем, - дип белдерде Марк.