+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Сентября 2023, 06:53

15 яшьлек исерек шофер тоткарланган

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаган исерек шоферны тоткарлаган. Ул машинаны үзе сатып алган...

15 яшьлек исерек шофер тоткарланган15 яшьлек исерек шофер тоткарланган
15 яшьлек исерек шофер тоткарланган

Әбҗәлил районы Озерное авылында «ВАЗ-2108» автомобиле ДПС экипажының игътибарын җәлеп итә. Руль артында 15 яшьлек Магнитогорск кешесе була. Егет ял көннәрендә әбисенә килгән һәм бер көн элек 20 мең сумга машина сатып алган.

ЮХХИДИ хезмәткәрләре хокук бозучы яшәгән урынга барган һәм аның әнисе белән бергә малайның исереклек халәтенә тикшерү уздырган. Алкотектор яшь машина йөртүчесе организмында 0.418 мг алкоголь булуын күрсәткән.

- Әлеге факт буенча юридик бәя бирү өчен балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә җибәрелгән барлык процессуаль материаллар да рәсмиләштерелгән. Автомобиль штрафстоянкага урнаштырылган, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фотто/видео: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте, t.me/gibdd_ufa

Автор:Денис Таваев
Читайте нас