Иглин районында икенче тәүлек буена 14 яшьлек Анастасия Вагинаны эзлиләр. "Балаларны эзләү отряды" волонтерларыннан билгеле булганча, ул 12 сентябрьдә өйдән чыгып киткән һәм кире кайтмаган.
Югалган кешенең билгеләре: буе 165 сантиметр, тыгыз гәүдәле.
Югалган көнне ул алсу төстәге спорт трикосы, футболка, кара төстәге аяк киеме кигән булган.
Мәктәп укучысының кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемне 8917 383 56 87 яки 8927 969 89 19 номерлары буенча хәбәр итүне сорыйлар.