+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 сентябрь 2023, 06:05

Эчәр су чистамы?

Мәскәүдә "ЭкваТэк 2023" су тармагы өчен җиһазлар күргәзмәсе ачылды.

Эчәр су чистамы?Эчәр су чистамы?
Эчәр су чистамы?

Биредә Русиянең су һәм суүткәргеч-канализация хуҗалыгы инфраструктурасын үстерү өчен үзебезнең эшләнмәләр тәкъдим ителде. Күргәзмә «Экология» гомумдәүләт проектының «Чиста су» федераль проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә. «Чиста су» федераль проекты 83 төбәктә гамәлгә ашырыла: бүгенге көнгә илдә яшәүчеләрнең 88 процентын эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итә алдык, ә шәһәр халкы өчен бу күрсәткеч 94 процент тәшкил итә. "ЭкваТэк"та бөтен Русиядән предприятиеләр тарафыннан җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр җитештерү тәкъдим ителәчәк: Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Ленинград, Мәскәү, Калуга, Ярославль, Чиләбе, Новгород, Ярославль, Владимир, Түбән Новгород, Самара, Тверь, Саратов, Смоленск, Омск, Новосибирск өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан, Алтай, Пермь, Приморье крайларыннан - барлыгы 400дән артык компания, чит ил катнашучылары Беларусь, Кытай, Төркия, Сингапур һәм Тайваньдан күргәзмәгә киләчәк.

Күргәзмә кысаларында торак-коммуналь хуҗалык белгечләре, инженерлар, экологлар һәм тармакның башка профессионаллары өчен форум уза. Ул тотрыклы су хуҗалыгы комплексын төзүнең, чистарту корылмаларын проектлау һәм файдалануның, агып төшүче сулар белән эшләүнең, тармакны санлаштыру һәм шулай ук тармак законнарындагы төп үзгәрешләрнең барлык нечкәлекләрен ача.

Фото: mixyfotos.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас