+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 сентябрь 2023, 09:20

Җирдә магнит давылы котыра...

Бу айда геомагнитлы көннәр тагын берничә тапкыр булачак әле.

Җирдә магнит давылы котыра...Җирдә магнит давылы котыра...
Җирдә магнит давылы котыра...
Бүген, 13 сентябрьдә, Русиядә Кояштагы ялкын аркасында магнит давылы узачак. Ул илнең барлык төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә яшәүчеләргә кагылачак . Бу хакта “RU-meteo” порталыннан билгеле булды.

Геомагнит дулкынланнарының интенсивлыгы дүрт баллга җитәчәк.

Көчле геомагнитлы дулкыннар котырганда, метео бәйле кешеләр өчен аеруча авыр көннәр булачак. Мондый көннәрдә күпләрнең хәле начарлана, башлары авырта, күңелләре болгана, арка һәм буыннар сызлый, хәлсезлек һәм йокымсырау була, кан басымы сикерә. Хәтта электроника да өзеклекләр белән эшли башларга мөмкин. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле. Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк. Ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска тырышыгыз. Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын. Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез.

Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, балык, тавык, күркә итенә өстенлек бирегез.
Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез, яхшылап ял итегез.

15-17 һәм 23 сентябрьдә тагын магнит давылы көтелә.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас