+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Сентября 2023, 13:40

Пенсионерны поезд бәрдергән

Машинист, аны күргән: тавыш сигналы биргән һәм бәрдермәү өчен барысын да эшләгән булган...

Пенсионерны поезд бәрдергәнПенсионерны поезд бәрдергән
Пенсионерны поезд бәрдергән

12 сентябрь иртәсендә Бүздәк станциясендә поезд бәрдерү нәтиҗәсендә ирнең үлеме турында билгеле булды. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Һәлакәт урынына килгән транспорт полициясе аның 86 яшьлек урындагы кеше булуын ачыклаган.

- Машинист, көчле томан аркасында начар күрү шартларында кешене хәвефсез ераклыкта күргән, тавыш сигналы биргән һәм бәрдерүне булдырмау өчен ашыгыч тормоз кулланган. Әмма фаҗигадән котылып булмаган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, һәлакәт шартлары билгеләнә, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас