+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 сентябрь 2023, 07:22

Борынгы кешеләр дә курчак уйнаган

Бүген Башкортстан Республикасының Милли музеенда «Әйдә уйнарга» Бөтенрусия фестивале кысаларында «Уенчыклар тарихы» күргәзмәсе ачылды.

Борынгы кешеләр дә курчак уйнаганБорынгы кешеләр дә курчак уйнаган
Борынгы кешеләр дә курчак уйнаган

Берьюлы ике залда тарихи уенчыклар белән очрашырга була. Беренчесендә Уфа районының Подымалово авылы янындагы архелогик казылмалар алып барылган урында табылган борынгы кешеләрнең балалары уйнаган сөяктән ясалган уенчыклардан алып, совет чоры уенчыкларына кадәр, барысы да игътибарны җәлеп итә. Алар арасында совет балалары уйнап үскән курчаклар, йомшак аю балалары, кечкенә музыка инструментлары, китаплар һәм башка бик күп кызыклы экпонатлар аеруча сагындырган.

Икенче залдагы вакытлыча экспозициянең иң күренеклесе Мәскәү коллекционеры Вадим Вольфсонның уенчыклар җыентыгыннан төзелгән. Вадим Владимирович Вольфсон Мәскәү мәгариф музее директоры, коллекционер, китаплар реставраторы, китап нәшрияты, Русия Китап берлеге һәм Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның шәхси коллекциясендә Русия императоры Николай Романовның улы Алексейның кечкенә солдатлары, кызы Анастасиянең курчагы да бар. "Чебурашка идет в школу" фильмында төшерелгән Чебурашка курчагы һәм хәтта совет чорында "Мәләвез урманчылык комбинаты"нда җитештерелгән "Урыс халык әкиятләре" кубиклары да куелган.

Фестиваль көннәрендә ул Уфа халкына һәм кунакларына шушы борынгы уенчыклар коллекциясен тәкъдим итәчәк.

Гомумән, бу көнне республиканң Милли музеенда сез балачакка кайтып, үзегез кайчандыр уйнаган, ә хәзер инде онытылып барган курчаклар коллекциясен күрә алачаксыз.

"Әйдә уйнарга" уеннары фестиваленең җентекле программасы белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://айдаиграть.балалар/

Борынгы кешеләр дә курчак уйнаган
Борынгы кешеләр дә курчак уйнаган
Борынгы кешеләр дә курчак уйнаган
Борынгы кешеләр дә курчак уйнаган
Борынгы кешеләр дә курчак уйнаган
Автор:Резида Валитова
Читайте нас