Бүген Уфада Совет мәйданында “Әйдә уйнарга” Бөтенрусия фестивале – балалар уенчыклары индустриясенең беренче форум-күргәзмәсе ачылды. Чара республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән үткәрелә.
Радий Хәбиров ачылу тантанасына кадәр фестивальнең берничә мәйданчыгында булды. Республика җитәкчесе, аерым алганда, “Союзмультфильм” павильонын карады. Төбәк башлыгы “Десятое королевство” и “Планета головоломок” уенчыклар җитештерүче әйдәп баручы компанияләр вәкилләре Анастасия Островская һәм Владимир Красноухов белән аралашты һәм аларның эшләнмәләре республика кибетләрендә ничек һәм кайда тәкъдим ителүе белән кызыксынды. Төбәк җитәкчесе курчак дөньясы зонасын, беренче уеннар, шулай ук һөнәрчелек һәм халык уенчыкларын карады.
– Совет мәйданында – тагын бер фестиваль “Әйдә уйнарга”. Әлбәттә, иң беренче чиратта, әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән балаларыбызны сәламлим. Беренче чиратта, фестиваль алар өчен. Гомумән, фестиваль бик җитди, чөнки без балаларыбызның уенчыклары нинди булырга тиешлеге турында уйланырга тиеш. Алар сыйфатлы, кызыклы, аңлаешлы булырга тиеш. Шуңа күрә монда һәркем үзе өчен кызыклысын табар дип уйлыйм. Барыгызга да яхшы кәеф телим! Балаларыгызның сөендерегез һәм әйдәгез бергәләп уйнарга! – диде Радий Хәбиров фестивальне ачу тантанасында.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова парламентның югары палатасы спикеры Валентина Матвиенконың сәламләү сүзләрен җиткерде.
Русия мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева форумның уенчыклар турында булса да, балалар тәрбияләүдә бик мөһим булуын ассызыклады.
"Безнең балалар күпчелек вакытны балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә үткәрә, анда бөтен уку уен аша уза. Аларның дөньяга карашы нинди уенчыклар белән уйнауларына карап та формалаша. Барысына да якты тәэссоратлар телим", – диде Татьяна Васильева.
Иран уенчыклар ассоциациясенә нигез салучы, Иран уенчыклар консорциумы башлыгы, Фән һәм технологияләр буенча вице-президент аппаратының уенчыклар бүлеге җитәкчесе Нахчи Мөхәммәтхоссейн республика җитәкчелегенә шундый чагу фестивальгә чакырулары өчен рәхмәт белдерде.
- Иран Республикасы белән Башкортстанның күпсанлы кагылыш нокталары бар. Мин милли мәдәниятләребезнең чагылышын киләчәктә балалар уенчыклары проектларында күрәм, - диде Нахчи Мөхәммәтхоссейн.
Фото:bashinform.ru