+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 сентябрь 2023, 04:44

Янгында җәрәхәтләнгән...

Уфада 37 яшьлек хатын-кыз янгын тозагына эләккән.

Янгында җәрәхәтләнгән...Янгында җәрәхәтләнгән...
Янгында җәрәхәтләнгән...

13 сентябрьдә кич Уфада Байкал урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, ике фатирлы агач йортның янкормасы янган. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл вакытында 37 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Аның куллары, аяклары һәм аркасы җәрәхәтләнгән. Ул дәваханәгә озатылган. Янгын сүндерелгән, аның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте

Янгында җәрәхәтләнгән...
Янгында җәрәхәтләнгән...
Янгында җәрәхәтләнгән...
Автор:Денис Таваев
Читайте нас